24 февраль 2016 яңалыклары
-
Кырындыда узган көрәш бәйгесенең иң истәлекле мизгелләре + ФОТО
-
Өреле күл сере
(хикәя) Август кояшы бүген гадәттән тыш үтә кыздыра, күк йөзенең зәңгәрлеге, каурый-каурый ап-ак болытлар да күңелгә рәхәтлек бирә.Урып-җыю эшләренең вакытында бетәчәгенә өмет уяна. Ә авыл халкына тагын ни кирәк? Июль ае, август башы яңгырлырак булды, шулай да печәннәрне вакытында җыеп өлгерә алдылар. Җиңел булмады-мондый вакытта авыл кешесе йокы күрми инде....
-
Һава торышы тагын да бозыла
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 24 февральдә һава торышының тагын да бозылуы турында кисәтә. "24 февральдә Татарстанда көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан искән җилнең 15-16 метрга җитеп көчәюе көтелә", - диелә синоптикларның хәбәрендә. Бүген республикада көн дәвамында юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр явачак. Һава температурасы 0-3 градус чамасы җылы...
-
Исәнбай көрәшчеләре – волейболда да беренче + ФОТО
23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә Исәнбайда ир-егетләр арасында волейбол ярышы узды. Бәйгедә дүрт команда җиңү өчен җан атты. Беренче урында - "Көрәшчеләр" командасы. Ранис Хәбиров, Рузил Гобәйдуллин, Альмир Рамазанов, Рамил Саликов, Айнур Галимуллин, Илшат Хуҗин, районның иң көчле көрәшчеләре генә түгел, бик оста волейболчылар да әле. Икенче урында -...
-
Көчек мәктәбе укучысы - Ел спортчысы
Районда гына түгел, республикада көрәш бәйгеләрендә призлы урыннар яулаучы Көчек мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гадел Сабирҗанов районда "Ел спортчысы" исеменә лаек булды. Шушы көннәрдә генә Мамадышта "Сабантуй" газетасы призына узган бәйгедә 75 килога кадәр авырлыкта беренчелекне яулап 10 мең сум премиягә лаек булган Гаделне район башлыгы Валерий Макаров та "Ел...
-
Әгерҗе районы җитәкчеләре дартста сыналды + ФОТО
Район спартакиадасы кысаларында авыл җирлекләре башлыклары арасында дартс бәйгесе узды. 35 очко туплаган Иске Эсләк авылы башлыгы Илдус Гафаров беренче урын яулады. Аннан дүрт очкога гына калышып, Исәнбайдан Фәнил Сираев икенче урын алды. Өченчедә - Кичкетаңнан Зөлфәт Нуриев.
-
Әгерҗелеләр, ә сезнең медицинага кагылышлы сорауларыгыз бармы?
Сәламәтлек саклау өлкәсенә, табибларга йомышы төшмәгән бер генә кеше дә юк. Соңгы елларда медицина тармагындагы яңалыклардан файдалана аласызмы, сез яшәгән җирлектә нинди үзгәрешләр булды, сезне ниләр борчый? Ә бәлки яраткан табибыгызга рәхмәт әйтәсегез киләдер? Озакламый "Ватаным Татарстан" газетасы үткәргән "Туры элемтә"дә укучыларыбыз сорауларына сәламәтлек саклау министры Гадел Юныс улы ВАФИН...