24 апрель 2012 яңалыклары
-
Батырларны онытырга хакыбыз юк!
26 апрель - дөньяда радиация катастрофалары корбаннарын искә алу көне. Быел Чернобыль атом электростанциясендә реактор шартлауга 26 ел тула. XX гасырның иң зур экологик катастрофасының нәтиҗәләрен бетерүдә безнең районнан да 19 ир-егет катнашты. Кызганычка каршы, аларның 5есе - Әгерҗедән Рафаил Шәйхәйдаров, Мансур Зарипов, Алексей Шәрәпов, Анатолий Штанько, Гали авылыннан Рәхимҗан...
-
Йортларга кемнәр хезмәт күрсәтә?
"Бу арада күршеләрдән шәһәрдәге күпкатлы йортыбызны икенче идарәче компаниягә бирүләре турында ишеттем. Ә кайберәүләр директор гына алышынды дип сөйлиләр. Кемгә ышанырга да белмим. Коммуналь хезмәтләр буенча проблемалар булганда кая мөрәҗәгать итәргә дә белмибез хәзер. Зинһар, газетада аңлатып языгыз әле". Н.ВОЛКОВ. Әлеге хатка җавап бирүен сорап, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары...
-
Китапсыз яшәп булмый
Язмамның исемен "Китапсыз яшәп булмый" дип куйдым да, уйга калдым. Бик күпләр минем белән килешеп тә бетмәс. Арагызда: "Хәзер компьютер, Интернет заманы. Анда бөтен мәгълүмат та бар, хәтта электрон китап та. Тиз дә, уңайлы да. Китапханәгә йөреп мәшәкатьләнәсе дә юк", - диючеләр булыр. Ләкин бу фикерегез белән һич тә тулысынча...
-
Нәрсә? Кайда? Кайчан?
26 апрельдә кичке сәгать 6да район Мәдәният сараенда фольклор коллективлар арасында район фестивале. 27 апрельдә кичке сәгать 6да район Мәдәният сараенда "Йолдызлар яңгыры" балалар иҗат фестивале. 28 апрельдә кичке сәгать 5тә яшьләр арасында КВН. Чаралар барысы да районның 85 еллыгына багышлана. Рәхим итегез!
-
Хоккейга килегез!
29 апрельдә Әгерҗенең "Спутник" хоккей командасы быелгы сезонда үз бозында тәүге тапкыр көндәшләрен кабул итә. Кичке сәгать 5тә безнекеләр Боз сараенда Әлмәтнең "Нефтеград" командасы белән уйныйлар.
-
Ярминкәгә рәхим итегез!
28 апрельдә иртәнге сәгать 8гә Мәдәният сарае каршындагы мәйданга бәйрәм ярминкәсенә килегез. Сатуда киң ассортиментта авыл хуҗалыгы продукциясе булачак. Ярминкәгә килүчеләрне үзешчән сәхнә осталары сәламли.
-
“Президент проблемаларыбызны уңай хәл итте”
дип сөенеп кайтты район башлыгы Фәрит Габбасов Казанда Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан. Мәгълүм булганча, Әгерҗе районы халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән барлык дәүләт программаларында актив катнаша. Президент белән әңгәмә барышында да сүз әлеге программаларны районда тормышка ашыру турында барды. Әгерҗедә авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңа фатирларга күчерү көнүзәк мәсьәлә булып тора....
-
Тракторлар басуларга чыкты
Район басуларында язгы кыр эшләре башланды. Тракторлар 3әр мең гектар мәйданда уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тырмалап тукландырдылар. 6 мең гектар мәйданда туңга сөрелгән җирләр тырмаланды. Хуҗалыкларда 1 мең тонна орлык агуланды.
-
Пенсионерлар – Казанда олимпиадада
Татарстанда кышын старт алган "Интернет - Озак яшәү" проекты ахырына якынлаша. Әлеге проект кысаларында компьютер серләренә төшенгән хөрмәтле пенсионерларга озакламый сертификат тапшырылачак. Ә күптән түгел Казанда өченче буын вәкилләренең I Республика IT-олимпиадасы үтте. Олимпиадада Татарстанның барлык районнарыннан да делегатлар - 100дән артык пенсионер катнашты. Безнең район данын Әгерҗедән Римма Замалиева...