24 май 2012 яңалыклары
-
Яңа расписание
Пассажир һәм шәһәр яны поездлары 27 майдан яңа расписание буенча йөри башлаячак. 2012-2013 елларга төзелгән яңа расписание газетабызда июнь башларында басылачак
-
Ветераннарга – өстәмә түләү
Сугыш һәм тыл ветераннары Бөек Җиңүнең 67 еллыгы хөрмәтенә июнь ае пенсиясе белән бергә өстәмә акча алачаклар. Россия Президенты Владимир Путин Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан ветераннарга бер тапкыр бирелә торган өстәмә түләү турында Указ чыгарды. Ул Россия территориясендә даими яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына бирелә. Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм...
-
Газга бәяләр арта
"Алабугагаз" эксплуатация җитештерү идарәсе "2012 елда Татарстан халкына җитештерелә торган табигый газга бәяләрне исәпләү турындагы" ТР Дәүләт Комитетының тарифлар буенча (№4-1/э, 30.11.2010) карары нигезендә 1 куб.м. газ өчен бәянең (НДС белән) 1 июльдән - 4 СУМ 01 ТИЕН булачагын хәбәр итә. Газ счетчиклары булган абонентларның счетчиклардагы күрсәткеч буенча 29 июньгә...
-
Эше барның ашы бар
Агрофирманың 9 бүлекчәсендә сыерлар җәйге лагерьларга күчте. "Яңавыл" бүлекчәсе фермасының җәйге лагеренда без дә булып кайттык. Биредә ике ферма хезмәтчәннәре дә лагерьга 17 майда күченгәннәр. Аңа кадәр үз көчләре белән белән утарларны чистартканнар, ремонтлаганнар. 1нче фермада 6 сыер савучыга 230 сыер беркетелгән. "Безнең фермада күпчелеге - таналар. Алар мартта ук...
-
Ат чабышында катнашырга теләсәң
Район Сабан туенда ат чабышында катнашырга теләүчеләр чабыш атларына йогышлы авыруларга каршы вакцинация үткәрергә тиеш. Моның өчен район ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ат чабышында катнашу өчен Әгерҗе районы атларына 4нче форма, башка төбәкләрдән килүчеләргә 1нче форма ветеринария белешмәсе кирәк. "Мондый белешмә булмаган атлар ярышка кертелмиләр. Ветеринария хезмәтләре түләүле", -...