24 май 2016 яңалыклары
-
Әгерҗе медицина хезмәткәрләре быел да призлы урында
Мамадышта "Сәламәтлек-2016" республика Спартакидасы кысаларында зона спорт ярышлары узды. Бәйгедә район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре дә катнашты һәм III урынга лаек булды. - Без әлеге ярышларда унбиш еллап катнашабыз инде. Призлы урынсыз кайтканыбыз юк. Быел Әгерҗе районы үзәк хастаханәсе данын 30дан артык хезмәткәребез яклады, аларның һәркайсына рәхмәт, - ди баш...
-
Замана балалары проектлар уйлап таба
Узган атнада Әгерҗедәге Мәдәният сарае каршында көнозын "Университет талантов" дип язылган зур фургонны күреп, кайберләрегез нәрсә икән бу дип аптырап та куйгандыр. Бу көнне шәһәребездә Татарстанда оештырылган "Талантлар университеты"ның хезмәткәрләре сәләтле балалар белән эшләделәр. - Республикабызда "ТРда 2015-2020 елларда талантлар белән стратегик идарә итү" дәүләт программасы кабул ителгән иде. Шуның...
-
Әгерҗе эшмәкәрләре үзләрен борчыган сорауларны турыдан-туры Рөстәм Миңнехановка бирә алалар
10 июньдә "Бизнес һәм власть" проекты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика эшмәкәрләре белән очраша. Эшкуарлар Илбашы белән ашыгыч төстә хәл итәсе проблемалар турында фикер алышачаклар. Президентка сораулары булган Әгерҗе эшмәкәрләре, бизнес-власть. рф сайтында теркәлеп, заявкаларын RT@ombudsmanbiz.ru электрон почтага җибәрергә тиеш. Сорауларны шулай ук 8(843) 2034417 телефонына шалтыратып та әйтә...
-
Соңгы яфрак
Сынаган бәндәмне сынармын дигән бит Аллаһы тәгалә. 2015 ел язы тагын да авыррак хәбәр китерде. Нигә яз соң ул, язлар бәхет алып килә, яз яшәү бирә диләр, ә безнең якыннарыбыз гел язларда китеп баралар. Тагын шул май ае. Әткәйнең вафатына да инде 24 ел. Кыштан бирле Әнкәйнең кәефе булмады. Гел...
-
Әгерҗе мәктәпләре укучылары – республика олимпиадалары җиңүчеләре
Дүшәмбе көн Казанда Идел буе физик культура дәүләт академиясендә республика олимпиадаларында җиңүчеләр мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кулыннан Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар алдылар. Мондый бәхет безнең районнан өч укучыга елмайды. Көчек мәктәбеннән Анастасия Михайлова - удмурт, Күләгәш һәм Бима мәктәпләреннән Регина Асанова һәм Николай Ильин мари телләреннән республика олимпиадаларында...
-
Казан Сабан туе: Тукай әкияте башлый, көрәш тәмамлый (+программа)
Казанда узачак Сабан туеның программасы билгеле булды. Башкалада милли бәйрәмебез 28 майда Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта уздырыла. Быел бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел булуны билгеләп үткәнлектән, Сабан туе татар шагыйренең иҗатына багышланган гомуми концепция кысаларында үтәчәк, диелә. Төп шәһәр мәйданчыгында кунаклар Габдулла Тукай әкиятләре буенча эшләнгән театраль тамашаны карый...
-
Ни хәлең бар, кеше туганым?
Марат МУЛЛАХМӘТОВ - "Көмеш телле гармун" халык ансамбле җитәкчесе: - Шимбә көн ансамблебез белән Биектау районы Шәпше авылында узган "Иске Казан түгәрәк уены" фольклор фестивалендә катнаштык. Биредә республикадан 50 коллектив чыгыш ясады. Ә без "Халык инструментлары" номинациясендә хромка гармуннарда Альберт Муллахмәтов, Баязит Ахунов, Наил Таҗиев, Илсур Сабирҗанов, ансамблебезнең гүзәл кызы...