24 декабрь 2015 яңалыклары
-
Әгерҗе Боз сараенда – театральләштерелгән шоу
Бүген Боз сараенда "Яңа ел белән, балалар!" дип аталган театральләштерелгән шоу узды. Аңа район мәктәпләрендә белем алучы сәләтле укучылар белән бергә тәрбиягә алган гаиләләрдән дә балалар чакырылган иде. Чарада 600га якын бала катнашты. Яңа ел тамашасында Әгерҗенең "Спутник" хоккей командасы спортчылары, яшь фигуристлар да чыгыш ясады. Балалар әкият дөньясына чумдылар,...
-
Әгерҗелеләр колагына: бармаксыз каласыгыз килмәсә, кагыйдәләрне үтәгез
15 декабрьдән 10 январьга кадәр Татарстанда янгынга каршы көрәш көннәре игълан ителде. Районның күзәтү эшчәнлеге бүлекчәсе хезмәткәрләре дә һәркемне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аеруча җитди карарга чакыралар. Бармаксыз калма Язма башында узган елгы Яңа елның кемнәр өчен фаҗигагә әверелүен искә төшерик әле. 27 декабрь. Зәй, Нефтяниклар проспекты. Шәхси йорт ишегалдында...
-
Әгерҗе спортчысы – Яңа ел балында
Кул көрәше буенча ТР Федерациясе 2015 елда иң яхшы уңышларга ирешкән тренерлар һәм спортчыларны Казанга Яңа ел балына җыйды. Балаларга белем бирү-савыктыру үзәге тренеры Сирень Галиуллин һәм аның шәкерте Кадыбаш кызы Гөлшат Дөлкәрнәева әлеге бәйрәм тантанасында катнаштылар. Татарстан, Россия, Европа чемпионнары тәрбияләгән Сирень Мөхтәсим улы ТР яшьләр эшләре һәм спорт...
-
Сугыш имгәткән язмышлар
Наилә Харисова Сезнең яшь чакны беләбез без Сәлимә карчык бүген дә йокламыйча таң арттырды. Соңгы елларда, җәйгә чыкса, шул инде аның: оныгының кызы Эльвира кайта да тормышының бөтен тәртибе бозыла да куя. Юк-юк, карчык зарланмый, берүк кайта гына күрсен. Җәйге ике ае аның тонык тормышына җете төсләр өсти, ул үзен...
-
Әгерҗе гаиләләренә - Татарстан Хөкүмәтеннән Яңа ел бүләге
Район башлыгының күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид балалар өчен уздырыла торган Чыршы бәйрәмендә менә инде берничә ел рәттән "РИТЭК" җәмгыяте дә хәйриячелек ярдәме күрсәтә. Яңа ел тамашасын күрсәтүне алар тулысынчы үз өсләренә алалар. Район башлыгы Валерий Макаров һәм "РИТЭК" компаниясе җитәкчелеге исеменнән бирелгән татлы бүләкләрне алган балаларның...
-
Болгарда Мәүлид бәйрәмендә райондашларыбыз да катнашты
Болгарның гүзәл Ак мәчетендә республика күләмендә Мәүлид ән-Нәби үткәрелде. Бәйрәмдә Татарстан район һәм шәһәрләреннән, Россия төбәкләреннән мөфтиләр, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәсми затлар катнашты. Безнең районнан әлеге чарада район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин һәм Тәбәрле егете, республиканың оста мөнәҗәтчесе Динар Шәймәрданов катнашты. Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә багышланган Мәүлид бәйрәме...
-
Әгерҗедә чыршы бәйрәмнәре башланды
Әгерҗедә балалар өчен Чыршы бәйрәмнәре башланды инде. Ә алда безне нинди күңел ачу тамашалары көтә? 26 декабрьдә, кичке сәгать 7дә Боз сараенда боз өстендә дискотека узачак. Якшәмбе көн, 27 декабрьдә, "Яшьлек" паркында 15 сәгать 30 минутта балалар өчен уеннар. Ә 16 сәгатьтә шул ук паркта Яңа ел чыршысында утлар кабызу...