26 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Теләк кенә булсын...
"Эш булса, авыл яшәячәк". Шушы фикерне киләчәк юнәлеше итеп билгеләп, Татарстан Хөкүмәте авылларда гаилә фермалары эшчәнлеген җәелдерүне максат итеп куя бүген. Ә безнең районда бу юнәлештә ниләр эшләнә? Фермерларга нинди ярдәм күрсәтелә? Шушы һәм башка сорауларга җавап алу максатыннан авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллинга мөрәҗәгать иттек. - Дилүс Гаскәрович,...
-
Сугышчыларга акча өләшәләр, диләр...
ТНВ каналындагы "Хәбәрләр" тапшыруында Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов "Сугышта катнашканнарга шул чорда саклык кенәгәләренә хезмәт хакы җыелып барылган, шул акчаларны хәзер балаларына, оныкларына алырга мөмкин" дигән сүзләр яңгыраган иде. Бу хәбәр халык арасында бик тиз таралды. Редакциягә "бу акчаны ничек алырга була?" дип сорап мөрәҗәгать...
-
Кайнар линия эшли
Газетабызның узган санында 1 январьдан коммуналь хезмәтләргә тарифлар артмады, түләү кәгазьләрегезне карап барыгыз дип кисәткән идек. Тарифларны ныклы контрольдә тоту өчен районда башкарма комитет җитәкчесе Фәнис Нуриев җитәкчелегендә штаб төзелде. Тарифлар буенча сорауларыгыз булса, штабтагы кайнар линия телефонына шалтырата аласыз: 22332. Ә түләү кәгазьләрендә аңлашылмаучанлыклар түбәндәге очракларда килеп чыгарга мөмкин....