26 май 2017 яңалыклары
-
Сак булыгыз: Кече Пургада кош гриппы табылган
Әгерҗе янәшәсендә генә урнашкан Кече Пурга районында шәхси хуҗалыкта кош гриппы табылган. Шул исәптән, Әгерҗе дә биш радиуста куркыныч зонага керә. Иж-Бубый авылы, 10 километр радиуста, күзәтү зонасына эләгә. Әлеге йогышлы авыруның чыганагы кыргый кошлар булырга мөмкин дип фаразлана. Кош гриппы - йорт, авыл хуҗалыгы кошларына һәм кешеләргә якын урыннарда...
-
Кадыбашта – Соңгы кыңгырау бәйрәме + ФОТО
Кичә Кадыбаш мәктәбенең унбер укучысы өчен соңгы тапкыр кыңгырау чыңлады. Бәйрәм тантанасында район башлыгы Валерий Макаров, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина катнаштылар. Авыл башлыклары, җитәкчеләр, эшмәкәрләр, мөгаллимнәр, әти-әниләр балаларга иң матур теләкләрен җиткерделәр.
-
Исәнбайда – Соңгы кыңгырау бәйрәме + ФОТО
Кичә мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау бәйрәме гөрләде. Районыбызның 99 унберенче сыйныф укучысы мәктәп белән саубуллашты. Исәнбайда узган бәйрәмдә төшерелгән фотоларны тәкъдим итәбез.
-
Бүген тугызынчылар инглиз теленнән имтихан тапшыра
Бүген тугызынчылар өчен төп дәүләт имтиханнарын тапшыруга старт бирелде. Районыбызның 12 укучысы инглиз теленнән тәүге имтиханда сынала. 29 майдан унберенчеләр дә БДИ тапшыра башлыйлар. Имтиханнар 1 июльгә кадәр дәвам итә. Районда дәүләт сынауларын тапшыру пунктлары итеп 2нче һәм 3нче мәктәпләр билгеләнгән. Унберенчеләр БДИны 2нче мәктәптә генә бирәләр. Ә тугызынчылар төп...