26 ноябрь 2015 яңалыклары
-
“Наҗар“ ширкәтендә техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү бара
"Чананы - җәйдән, арбаны кыштан әзерлә" дигәнне истә тотып, "Наҗар" ширкәтендә язгы чәчүгә техниканы әзерләүнең кызган чоры бүген. - Без елның-елында көзге эшләр тәмамлану белән техниканы язга әзерли башлыйбыз. Чәчкечләр, тырмаларны яңа елга ремонтлап та бетерәбез, - ди "Наҗар" ширкәте баш инженеры Илнур Зәйнуллин. Чәчкечләрне Флүр Нуретдинов ремонтласа, тырмаларны төзекләндерү...
-
Җиде юл чатында
Габдулла Галиев Җиде юл чатында Музыкаль драма 2 пәрдәдә, 6 күренештә Катнашалар: 1. Госманов Хәсән - тимер юл эшчесе, хәзер пенсиядә; 2. Сәрбиямал - аның хатыны; 3. Шәрәф - аларның уллары, автохуҗалыкта диспетчер; 4. Рамиль - Шәрәфның улы, 11сыйныфны тәмамлаган егет; 5. Алмазия - Рамильнең сыйныфташы; 6. Шамиль; 7. Эдик....
-
Яңа гына сатуга чыккан Лада Вестаның бәясе күпме?
Ижауда чыга торган Лада Веста автомобиле сатыла башлады. Ул илебездә чыгучы автомобильләр арасында иң көчлесе, иң шәбе булыр дип көтелә. Бу чыннан да шулаймы - вакыт күрсәтер. Күпме торасың "иң шәп" автомобиль? Лада Веста автомобиленең башлангыч бәясе - 514 мең сум дип хәбәр итә «АвтоВАЗ» вәкилләре. Ул үзенең базовый комплектациясендә...
-
Сарсак-Омга лицеенда Әдәбият елына йомгак ясалды
Сарсак-Омга лицеенда "Әдәбият. Укучы. Вакыт" дип исемләнгән Әдәбият елын йомгаклауга багышланган конференция узды. Ул вакыт үтү белән әдәбиятның укучы тормышына тагын да тирәнрәк үтеп керә баруын тагын бер кат раслады. Матурлык иленә сәяхәт "Әдәбият. Укучы. Вакыт" дип аталган регионара фәнни-гамәли конференциягә районыбыз, күрше Удмуртия районы мәктәпләреннән 70кә якын педагог килгән...
-
Әгерҗе ир-егетләрен контракт буенча хезмәткә чакыралар
Чечня Республикасының Грозный шәһәрендәге 3025 хәрби часть 40 яшькә кадәрге ир-егетләрне сержант һәм солдат вазифаларында контракт буенча хәрби хезмәт үтәргә чакыра. Бер айга 40 мең сум хезмәт хакы түләнә. Яшәү урыны - казарма тибындагы тулай торак. Өч тапкыр бушлай ашату, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ташламалар каралган. Торак белән тәэмин...
-
Әгерҗе делегациясе - форумда
Бүген, 26 ноябрьдә, Казанда республиканың православие җәмәгатьчелеге форумы уза. Анда район башлыгы Валерий Макаров, аның урынбасары Ришат Нурисламов, Сергий Радонежский чиркәве рухание протерирей Андрей Ехлаков һәм Сарсак-Омга храмының приходской советы вәкиле Сергей Балтин катнашалар.