26 декабрь 2016 яңалыклары
-
Авиаһәлакәттә үлүчеләр арасында Ижау егете дә бар
Александров исемендәге хәрби хор солисты Радик Закиров Ижауда туа. Шунда сәнгать мәктәбен, аннан лицей тәмамлый, УдГУга керә. Моннан берничә ел элек әнисе белән Мәскәүгә күченәләр. Радикка нибары 36 яшь булган....
-
Әгерҗе ветеринария берләшмәсе яңа машиналы булды
Казанда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов район һәм шәһәр ветеринария хезмәтләренә "Лада Гранта" автомобильләре ачкычлары тапшырды. Безнең районның Айрат Хәнәфиев җитәкчелегендәге ветеринария берләшмәсе дә әлеге олы бүләккә лаек булды.
-
Ни хәлең бар, кеше туганым?
Ирина СӘЙФУЛЛИНА - Әгерҗенең сәнгать мәктәбе директоры: - Яңа ел алдыннан бәйрәмнәр уздырып, күңелле мәшәкатьләр белән йөргәндә якшәмбе көн Сочидан Сириягә очучы ТУ-154 самолетының авиаһәлакәткә юлыгуы һәм 92 кешенең вакытсыз гомере өзелүе турындагы коточкыч хәбәр "телсез" калдырды. Самолетта Елизавета Глинка - доктор Лиза, өч телеканалдан тугыз журналист белән бергә Александров...
-
26 декабрь Россиядә матәм көне дип игълан ителде
Кичә Оборона министрлыгының Ту-154 самолеты Кара диңгезгә егылып төште. Самолетта Беренче, НТВ һәм «Звезда» журналистлары, Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле, Елизавета Глинка да булган. Шул уңайдан 26 декабрь Россиядә матәм көне дип игълан ителде. Бу хакта Владимир Путин белдерде.
-
“Нур“ мәчетендә - түгәрәк өстәл
29 декабрь, пәнҗешәмбе көнне, Әгерҗе шәһәренең "Нур" мәчете каршындагы мәдрәсәдә "Хәләл-харам" темасына багышланган түгәрәк өстәл оештырыла. Башлана иртәнге сәг. 9.00. Хәләл һәм харам темасы белән якынрак танышырга теләгән һәркем бу чарада катнаша ала. Рәхим итегез!