27 август 2017 яңалыклары
-
Хуҗабикәләр өчен алмадан как ясау рецепты
Алманың кабыгын әрчеп, зур булмаган кисәкләргә турыйбыз да, кәстрүлгә аз гына су салып 15-20 минут томалап пешерәбез. Шушы массаны иләктән чыгарып, алманың баллылыгына карап шикәр комы өстибез. Табаны аз гына майлап шушы катнашманы кайнар килеш юка гына итеп җәябез. Кояшта тотканнан соң газ духовкасында 15 минут киптереп алабыз.
-
Республика көнендә Әгерҗедә бәйрәм чараларында бергәләп күңел ачыйк
30 август - Республика көнендә районыбызда күңелле һәм мавыктыргыч бәйрәм чаралары уза. 10-18 сәгатьләрдә - стадионда яшүсмерләр командалары арасында "Сау бул, җәй" футбол марафоны. 10-13 сәгатьләрдә - Бимада "Спорт марафоны": ярышлар, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр арасында футбол, волейбол уеннары. "Яшьлек" паркында: 14.30-16 сәгатьләрдә - "ХОЛИ" буяулар фестивале. 16-17 сәгатьләрдә -...
-
“Әгерҗе хәбәрләре“нә август төгәлләнгәнче арзанрак бәягә язылып куегыз
"Әгерҗе хәбәрләре" газетасына август төгәлләнгәнче 616,44 сумга язылып калырга ашыгыгыз. 1 сентябрьдән район газетасына язылу 660 сум булачак.
-
Әгерҗелеләр алдан тавыш биреп куярга мөмкин
10 сентябрь - өстәмә сайлаулар. Әгерҗе территориаль сайлау комиссиясе сайлаучыларны 30 августтан алдан тавыш бирү мөмкинлеге барлыгын искәртә. 30 августтан 5 сентябрьгә кадәр территориаль сайлау комиссиясе бинасында (Әгерҗе, Гагарин урамы, 13), 6 сентябрьдән 9ына кадәр участок сайлау комиссияләрендә алдан тавыш бирергә мөмкин. Комиссияләр эш көннәрендә - 16-20, ялларда 9-15 сәгатьләрдә...