28 апрель 2017 яңалыклары
-
“Ел хәйриячесе“ бәйгесендә – Әгерҗе иганәчеләре
29 апрельдә Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә "Ел хәйриячесе - 2016" республика бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтлиләр. Безнең районнан әлеге тантанага район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә делегация бара. Аның составында Азевоның алтын йөрәкле эшмәкәре Рамил ИСМӘГЫЙЛЕВ, игелекле гамәлләре белән туган авылы Иж-Бубыйны данлаучы Казан "Логистик" компаниясе генераль директоры Искәндәр ҖИҺАНГӘРӘЕВ, Вольный Трудтан...
-
Әгерҗе районы басуларында язгы кыр эшләре гөрли
Бүген район башлыгы Валерий Макаров район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин белән берлектә басуларда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Иң беренче очрашу "Агро-Кама" ширкәтенең "Биектау" бүлекчәсе басуында булды. Әлеге басуда дүрт трактор узган көздә сукаланган мәйданнарны тырмалау белән мәшгуль бүген. Ә гомумән алганда, ширкәт басуларында 31 тырмалау агрегаты...
-
Әгерҗе районы ветераннары бүләк ала
Бу көннәрдә Әгерҗедә һәм авылларда сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырыла. Ни кызганыч, Әгерҗе районында алар саны 19 гына инде. Ветераннар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән күчтәнәчләр һәм район башлыгы Валерий Макаровтан тонометр кабул итеп алалар. Районда тыл ветераннары саны да елдан-ел кими. Алар нибары 670 кенә калган инде. Бөек Җиңү бәйрәме...
-
Әгерҗедә иртәгә – ярминкә
Иртәгә иртәнге сәгатьләрдә үк Әгерҗенең үзәк мәйданына ярминкәгә рәхим итегез. Биредә ит, сөт һәм сөт ризыклары, йомырка, яшелчә, Можга питомнигы үсентеләре, яшь кош-кортны арзанрак бәядән сатып алырга мөмкин булачак.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Озак елларга сузылган нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре уңаеннан бүләкләнделәр. "ТР муниципаль берәмлеләр Советы" берлегенең Мактау грамотасы белән: СМИРНОВА Вәсилә Хуҗамөхәммәт кызы - Кодаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. "ТР муниципаль берәмлекләр Советы" берлегенең Рәхмәте белән: ГӘРӘЕВА Ләйсирә Фәтрахман кызы - Девәтернә авыл җирлеге башкарма комитеты...
-
«Мәдәни салават күпере» фестиваленнән фотолар
«Мәдәни салават күпере» фестивалендә районыбызның 16 Мәдәният йортыннан коллективлар катнашты. Матур, җылы, күңелләргә рәхәтлек өстәүче бәйрәм булды ул.
-
«Мәдәни салават күпере» фестиваленнән фотолар
«Мәдәни салават күпере» фестивалендә районыбызның 16 Мәдәният йортыннан коллективлар катнашты. Матур, җылы, күңелләргә рәхәтлек өстәүче бәйрәм булды ул.
-
Әгерҗедә «Мәдәни салават күпере» фестивале гала-концерт белән төгәлләнде
Районыбыздагы барлык Мәдәният йортлары өч ай дәвамында фестивальгә әзерлек белән яшәделәр. 36 коллективны «иләктән иләгәннән» соң иң матур чыгыш ясаучылар финалга уздылар. Ә гала-концертта чыгыш ясау хокукы 16 коллективка бирелде. Дистә еллар дәвам иткән әлеге фестивальнең быелгы темасы гаилә кыйммәтләренә багышланган иде. Сәхнәдә татар, рус, мари, удмурт гореф-гадәтләре, йолалары күрсәтелде....