28 май 2012 яңалыклары
-
Хәерле сәгатьтә!
28 майда 1нче гимназиядә 45 укучы үзләре сайлап алган биология, тарих, информатика фәннәре буенча тәүге БДИларын тапшырдылар. 29 майда 9 сыйныф укучыларын тәүге имтихан көтә - алар математика буенча белемнәрен сынаячаклар. Һәркайсыгызга тел ачкычы бирсә иде Ходай!
-
Мөһим мәсьәләләр каралды
27 майда ТР Министрлар кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә видеоконференция узды. Көн тәртибе буенча Татарстанда "Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп кору фонды ярдәме турында"гы Федераль законны тормышка ашыру, мәктәпләргә капиталь ремонт уздыру, авылларда ФАПлар төзүгә тәгаенләнгән программаны тормышка ашыру, агросәнәгать комплексы алдында торган бурычлар каралды. Видеоконференциядән соң район башлыгы Фәрит Габбассов...