Казанда узачак Уңыш бәйрәмендә әгерҗелеләрдән кемнәр катнашачагы билгеле
Иртәгә, 29 сентябрьдә, Казанның "Корстон" комплексында узачак Уңыш бәйрәменә район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә бер төркем алдынгы авыл хезмәтчәннәре бара.
Менә алар: Салагыш фермеры Марат Мөхәммәдиев, "Бима" бүлекчәсе сыер саву операторы Алиса Пажбекова, "Сарсак-Омга" ширкәте баш бухгалтеры Надежда Абидина, "Яңавыл" бүлекчәсе механизаторы Илдус Гыйльмегаянов.