28 декабрь 2011 яңалыклары
-
Погонлы Кыш бабай килә
26 декабрь-14 январьда Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге "Полиция Кыш бабае" дип исемләнгән акция уздыра. Бу көннәрдә погонлы Кыш бабай аз тәэмин ителгән һәм тәртип булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны бүләкләр белән сөендерәчәк.
-
Авылдашларга Яңа ел бүләге
Казандагы галим якташыбыз Раиф Мәрдәнов авылдашларына Яңа елга зур бүләк ясады. Шушы көннәрдә генә Казанда "Тамга" нәшриятында "Тарихта тибрәлгән Тәбәрле" исемле 770 битле тарихи китабы дөнья күрде. "Бу көннәрдә бөтен авыл "егылып" шул китапны укый, аерылып булмый аннан", ди ветеран мөгаллимә Тәслимә Гайнуллина. Тәбәрле авылы тарихына багышланган бу китап турында...
-
Карамый калмагыз!
31 декабрьдә иртәнге сәгать 9дан телевизорларыгызда 775,250 ешлыгында 59нчы каналдан Әгерҗе тапшыруларын карамый калмагыз. Төнге сәгать 11дә район башлыгы Фәрит Габбасов райондашларга, кунакларга Яңа ел котлавы белән мөрәҗәгать итәчәк. Телевизорыгызда Әгерҗе тапшыруларын таба алмасагыз, 21220, 89600867084 телефоннары буенча шалтыратыгыз.
-
Шүрәлеләр илендә
Кичкетаң урта мәктәбендә Девәтернә, Кадыбаш, Салагыш, Исәнбай мәктәпләре укучылары өчен район башлыгының зона чыршы бәйрәме узды.Балалар Габдуллла Тукай әсәрләренә нигезләнеп әзерләнгән әкият дөньясында сәяхәт иттеләр, Кыш бабай һәм Кар кызы белән очраштылар, чыршы тирәли рәхәтләнеп уйнадылар, биеделәр. Аннан һәр балага район башлыгының Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды.
-
Онытылмаслык тамаша
Профессионал актерлар катнашында Яңа ел тамашасы карау, бәйрәм чыршысы тирәли Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп төрле уеннар уйнау, Яңа ел күчтәнәчләре алу... Әгерҗенең Мәдәният сараенда күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр һәм "РИТЭК" җәмгыятендә эшләүчеләрнең балалары өчен шушы оешма уздырган Яңа ел тамашасының матур мизгелләре бу. Бәйрәм Мәдәният сараеның кече...
-
Әгерҗе – спорт шәһәре
...Спорт турында дәртле җырлар яңгырый. Залга ныклы адымнар белән спорт белән дус балалар, аннан аларның остазлары-тренерлар керә. Ветераннар бер-берсен җылы итеп сәламли. Узган шимбәдә узып баручы елның спорт нәтиҗәләренә йомгак ясау бәйрәме нәкъ менә шуннан башланып китте. Гомумән, бу көн Әгерҗенең спорт сөючеләре өчен иртәдән үк уңышлы башланды. Бу көнне...
-
“Спутник” – зона уеннарында беренче!
Шимбә көн шәһәребезнең хоккей җанатарлары өчен Әгерҗенең "Спутник" командасы Яңа елга онытылмаслык бәйрәм бүләк итте. Үз бозларында алар, Чаллы командасын 6:1 исәбе белән отып, Татарстан Республикасы беренчелегенә узучы зона уеннарында җиңү яуладылар. Мондый җиңүне күптән көткән идек без. 2001 елгы малайлар инде Әгерҗе Боз сараенда 4 ел уйнасалар да, беренче...
-
Поезд-могҗиза
Узган атнада Әгерҗегә "Россия тимер юллары"ның күчмә күргәзмә-лекция комплексы килде. Көндезге 12дән алып 4кә кадәр күргәзмә поездны 700дән артык кеше карады. Әлеге махсус поездны күргәзмәгә әзерләүдә 150 кеше катнашкан. Ә Россия шәһәрләре буйлап беренче рейска ул инде 4 августта чыккан булган. 5 ай эчендә бу поезд илебезнең 60 шәһәрендә булырга...
-
Президентка – кунакка
30 декабрьдә Казанның "Татнефть арена" боз спорт сараена Татарстанның иң сәләтле, тырыш укучыларын Президент чыршысы җыячак. Безнең районнан әлеге Яңа ел бәйрәмендә катнашу бәхете шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә укучы 30 балага елмайды