29 март 2012 яңалыклары
-
Пенсияләр арта
Февраль аенда хезмәт пенсиясе алучыларның пенсиясе 7 процентка арткан иде, апрельдән янә 3,4 процент өстәячәкләр. Ә менә социаль пенсия алучыларның пенсиясе 14 процентка арта. Шулай ук инвалидларга, сугыш ветераннарына ай саен бирелә торган социаль пакет бәясен дә арттырырга җыеналар.
-
Ут беркемне дә аямый
Телевизор экраннарыннан күңелне тетрәндерә торган зур янгыннарда кешеләрнең фаҗигале төстә гомерләре өзелүен, күпкатлы йортларның шартлауларын караганда бу фаҗигаләр бездән ерак йөридер кебек тоела. Әле март аенда гына Пермь краендагы бер авылда әти-әнисе белән бергә 3-13 яшьлек җиде бала (!) өйләрендә чыккан янгында агулы газга тончыгып һәлак булды. Ә Саратов өлкәсендәге...
-
Милләт язмышы – безнең кулларда
Тирсә мәктәбендә узган "Татар кызы" бәйгесендә алты кыз катнашты. Аларның һәркайсы сөйкемле, гүзәл, нәфис буй-сынлы булу белән бергә, әдәпле, уңган булуларын тагын бер тапкыр күрсәттеләр. Мин әлеге бәйрәмнең алып баручысы идем. Беренче бәйгедә кызлар татар халык киемнәре һәм аларның тарихы белән таныштырдылар. Аннан токмач кисүдә осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Элек...
-
Чыраең сытык булганчы
1 апрель - Көлке көне быел якшәмбегә туры килә. Ял көнендә рәхәтләнеп шаярырга, дусларны алдап алырга, көләргә була. Ләкин кызык итәм дип, зинһар, якыннарыгызны, дусларыгызны, хезмәттәшләрегезне авыр хәлдә калдырмагыз, хур итмәгез. Д.Карнегиның "Елмаю, шаяру - талчыкканнар өчен сихәт, хәсрәтлеләр өчен кояш нуры. Аны сатып та, сорап та, әҗәткә алып та...
-
Тынгысыз хезмәт ияләре
25 мартта Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Ул көнне һәр мәдәни чараның, бәйрәмнең үзәгендә кайнаучы, төн йокыларын калдырып сценарийлар, концерт программалары төзүче, халык күңелендә уелып калырдай кичәләр әзерләүче тынгысыз җанлы мәдәният хезмәткәрләре үзләре дә ял иттеләр. Чөнки һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан оештырылган матур кичәдә бу юлы алар тамашачы ролендә иде. Мәдәният...
-
Социаль яклауда – яңалыклар
Татарстанда халыкны социаль яклау системасы елдан-ел камилләшә. Әле күптән түгел генә аерым категория гражданнарга өстәмә социаль ярдәм алу хокукын бирүче тагын берничә закон гамәлгә керде. Кайбер төр социаль ярдәмнән файдалануда да яңалыклар бар. Алар турында тулырак сөйләвен үтенеп, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Сания РӘХМӘТУЛЛИНАга мөрәҗәгать иттек. - Сания Хәсәновна,...
-
Башта – өч, аннан дүрт көн ял
Республикабызда яшәүчеләргә бакчада эшләргә, шулай ук ял итәргә уңайлырак булсын өчен, ял көннәре эш көннәренә күчерелеп, 1 һәм 9 майларга тоташ яллар барлыкка киләчәк. Шулай итеп, 5 май - шимбә ялы 7 майга (дүшәмбе), 12 май - шимбә ялы 8 майга (сишәмбе) күчерелә. Әле тагын 28 апрель - шимбә ялының...