30 апрель 2017 яңалыклары
-
Мөслимәләргә яулык бәйләү тәртибен өйрәтәләр
Мөслимәнең тыйнаклыгы киемендә дә чагылыш табарга тиеш. Ә киемнең бер өлеше булып яулык тора. - Яулык бәйләүнең үз тәртибе бар. Яулык бәйләгәннән соң мөслимәнең бите генә күренеп кала. Ягъни колаклар, муен, чәч - болар барысы да яулык астына яшерелә. Яулыкларның да күзне иркәли торган төстәгеләрен сайлау кулай. Ягъни яулыкның төсе...
-
Кырындыдан ветеран мөгаллимә юбилеен бәйрәм итә
Башкортостан кызы Ифаданы язмыш җилләре моннан күп еллар элек Кырынды авылы белән бәйли. Алабуга педагогия институтын тәмамлаган дипломлы яшь белгечне шушы авылга башлангыч сыйныф укытучысы итеп җибәрәләр. Әнисенең өлкән кызын бик тә икътисадчы итеп күрәсе килә. «Әни белән кич буе мәсьәләләр чишкән вакытлар - әле дә күз алдымда», ди Ифада....
-
Декларация тапшыру төгәлләнә
ТР буенча 9нчы районара салым инспекциясе 2016 елга физик затларның керемнәренә салым буенча декларация тапшыру вакытының 2 майда тәмамлануын искәртә. Декларацияне салым органына килеп, электрон почтадан яки шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин. Аны тутырырга www.nalog.ru сайтындагы «Декларация 2016» программасы ярдәм итә ала.