30 декабрь 2014 яңалыклары
-
Туры эфирда – район башлыгы
Кичә "Әгерҗе" радиосында туры эфирда район башлыгы Валерий Макаров, узып баручы елга йомгак ясап, райондашларны Яңа ел белән котлады, 2015 елга бурычларга тукталды.
-
Сугыш ветераннарына – Яңа ел күчтәнәче
Район башлыгы Валерий Макаров районыбыздагы сугыш ветераннарына Яңа ел котлаулары белән бергә Кыш бабай күчтәнәче тапшырды.
-
“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы хезмәткәрләре Яңа елга бүләкләр әзерли
Рәмзия Зарипова, баш мөхәррир: - Бер оныгыбыз Асельгә бик күп музыкаль китаплар алдык. Ә икенче оныгыбыз Илһам бик кечкенә әле. Яңа ел бәйрәмнәрендә кызым Лилия, оныкларыбыз белән бергәләп Казанга аквапаркка ял итәргә барырга ниятлибез. Бу - оныкларыбызга бездән, әби-бабайларыннан, Яңа ел бүләге. Вәзирә Чураева, баш бухгалтер: - Әле күптән түгел...
-
Шәһәр буйлап – автобуста
Быел Әгерҗе урамнарында маршрут автобуслары йөрмәү халыкта зур ризасызлык тудырды. Район башлыгы Валерий Макаров Яңа елның беренче эш көненнән, ягъни 12 январьдан Әгерҗе урамнарында маршрут автобусы йөри башлаячак дип сөендерде. Күпләрегез Ижаудагы "Регина" ширкәтенең "БАРС" такси хезмәтеннән бик теләп файдалана. Әгерҗе - Ижау арасында бу такси хезмәтенең уңайлы автобуслары ярты...
-
Яңа ел каникулларында эшлиләр
Район үзәк хастаханәсе поликлиникасы Яңа ел каникулларында түбәндәге көннәрдә эшләячәк. 3, 6 һәм 9 январьда 9-13 сәгатьләрдә терапия, хирургия, гинекология, стоматология, педиатрия бүлекчәләре авыруларны кабул итәләр. ЗАГС идарәсе 2, 5, 8, 10 январьда 9-12 сәгатьләрдә эшли. Пенсия фонды идарәсенең клиент хезмәте 1-7 январьда гражданнарны кабул итми. Бәйрәм көннәрендә мәрхүм булганнарның...
-
Закир Шаһбан концертларына рәхим итегез!
Татарстанның атказанган артисты Закир ШАХБАН Яңа ел каникулында концерт белән авылларга килә. 8 январьда - Кырынды, 9 январьда - Исәнбай, 10 январьда Кичкетаң Мәдәният йортларында узачак концертларга килегез. Концертны танылган юмор остасы Илсур Мортаза алып бара. Баян тавышы, моңлы җырлар, уен-көлке, юмор-сатира сезнең күңелләргә хуш килер.
-
Кышкы каникулларда кая барырга
1-11 январьдагы озын ялларны балаларыгыз файдалы, күңелле үткәрсен өчен түбәндәге чараларны тәкъдим итәләр. РАЙОН МӘДӘНИЯТ САРАЕНДА 3 январьда 21 сәгатьтә яшьләр өчен дискотека. 5 январьда 17 сәгатьтә мәктәп укучылары өчен күңел ачу кичәсе. 8 январьда 14 сәгатьтә "Мечта" театр студиясенең "Раштуа әкияте". 10 январьда 11 сәгатьтә Анна Ахматова әдәби композициясе....