Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белдерүләр

Бүген Әгерҗе районы Казанда якташлар өчен зур концерт оештыра

Чара Халыклар дуслыгы йортында узачак

Әгерҗе районы Казанда якташлар өчен зур концерт оештыра. "Төньяк йолдызым син - Әгерҗе!" дип аталган чара Халыклар дуслыгы йортында узачак.

Бүген, 23 октябрьдә, «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында Әгерҗе муниципаль районы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни мирасының бөтен матурлыгын һәм колоритын тапшыручы бай мәдәни программа тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә районның матбугат хезмәте.

14.00 сәгатьтә күргәзмәләр, мастер-класслар, милли аш-су, күпмилләтле традицияләр һәм йолалар тәкъдим ителәчәк интерактив мәйданчыклар эшли башлый. 15.00 сәгатьтә сәхнәдә халык, фольклор, иҗат коллективлары катнашында Бәйрәм концерт программасы күрсәтеләчәк.

Якташларыбызны һәм чара кунакларын Казан шәһәре, Павлюхин ур., 57 йорт адресы буенча көтәләр. Керү ирекле. 0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев