Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Белдерүләр

Әгерҗедә “Гаилә. Тормыш” дип аталган фестиваль күчерелә

Яңа датасын хәбәр итәрбез

Туган телләр елы кысаларында 8 июльдә Әгерҗедә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Гаилә. Тормыш" исемле зур чара узарга тиеш иде. Әмма коронавирус инфекциясенә бәйле вәзгыять кискенләшү сәбәпле, фестивальне кичерергә карар кылынды.

Яңа дата турында өстәмә рәвештә хәбәр итәрбез, хөрмәтле укучыларыбыз. Безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз!

Исегезгә төшерәбез, оештыручылар шартлары буенча, катнашучы гаиләләр милли костюм, милли ризык презентациясен тәкъдим итәргә, милли бизәк төшерергә, шулай ук тамашачылар белән халык уенын оештырырга тиеш.

Катнашуга заявкалар 8(85551)2-28-35, 89093125808 телефоннары буенча кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев