Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Белдерүләр

Хикәя тәкъдим итәбез: “Ачыну“

Иртән көтү куарга чыккан ир-аты, хатын-кызы ишетелгән яңалыктан аптырап калды:

– Ишеттегезме, Фатыйма үлгән бит.

– Кайчан? Нишләп?

– Кичә булгандыр. Кичтән уты булмаганга аптырап иртән күршесе Бибиәсма апа кергән. “Аның бит уты төн уртасына кадәр сүнми, бөтен кеше йоклап беткәч тә, йокламый иде әле. Моңа күрше-тирә күнегеп беткән идек инде. Иртә йокласам, төнлә йоклый алмыйм, шуңа соңрак ятарга тырышам. Телевизор карыйм, китап укыйм, ярый әле алар бар, ди торган иде ул гаҗәпләнеп сораучыларга. Уты булмагач кердем шул, диванында ята иде. Урынын да җәймәгән, ял итәргә яткан җиреннән киткәндер инде бахыр”, – дип үзе сөйләгән.

– Нык иде бит әле, авырыйм дип бер дә зарланганы булмады.

  • Үзе генә белгәндер инде. Кеше карбыз түгел, ярып карап булмый.

Бу хәбәр Зәмирәгә дә яшен суккандай тәэсир итте. Якын дуслар иде бит алар Фатыйма белән, бик якын ахирәтләр иде, бөтен серләре уртак булды. Икесе дә Арышлыга читтән килен булып төштеләр. Эшләре дә бергә: Зәмирә – клуб мөдире, Фатыйма – китапханәче. Ике яшь килен авыл тормышын ямьләндереп җибәрделәр: һәр бәйрәмдә клубта кичә-концерт оештырдылар. Яшьләр дә клубка кәрт-домино сугарга гына түгел, күңел ачарга да җыела башлады. Әби-бабайлар, апа-абыйлар конңерт-спектакльләрдә катнашырга да бик теләп риза булалар иде. Фатыйма исә авыл халкында китапка мәхәббәт уятты, олысын да, кечесен дә китапханәгә тартты: яңа китап тәкъдим итү булсынмы, китап укучылар конференцияләре дисеңме – барысын да көтеп алды авыл халкы.

Бер-бер артлы бәбиләр дә таптылар, декрет ялын да бетермичә эшкә чыктылар ахирәтләр. Мәдәният учагы тынып тормады: алдан сөйләшеп куйгандай чиратлап алып кайтты алар бәбиләрне. Аннан соң ирләре, каената-каенаналары да шәп иде: ирләре көнләшеп интектермәде, өлкәннәр өй эшләрендә терәк булды, оныкларны тәрбияләде.

Фатыйма белән Зәмирә үзләре дә ахирәтләр булып яшәделәр, гаиләләре белән дуслашып, бер-берсен аштан-чәйдән калдырмадылар. Әкрен-әкрен үзләре өлкәнәйсә дә, күңелләре, йөрәкләре яшь  калды дусларның. Әмма гомер аясуз нәрсә икән шул, үтә дә китә. Гел шатлык-сөенечтән генә тормый, борчу-мәшәкатьләре  дә бар. Заман җилләре авылга да  килеп җитте, үзгәртүләр дип сөйләнделәр. Сөйләнеп кенә дә калмадылар, башта гөрләп торган клуб-китапханәне, соңрак балалар аз дип менә дигән мәктәпне дә ябып куйдылар. Күпме кеше эшсез калды. Яшьләр – гаиләсезләр дә, яшьрәк гаиләләр дә шәһәргә китү җаен карады. Ә алар, пенсиягә чыгарга ике-өч ел калганнар, кая барсын инде?! Тынды, сүнде тормыш. Сабантуйда чабып килгән атны кисәк туктатсаң нишли?.. Зәмирә белән Фатыйма  да шундыйрак хәлдә калды. Аңнарына килергә тырышты алар. Зәмирә башаягы белән  гаиләгә чумды. Башка балалары шәһәргә китсә дә, өлкән улы гаиләсе белән туган нигездә калды. Ире Фәрхәт тә, Ходайга шөкер, төзелештә эшләп йөри. Халык яшәргә омтыла: һаман нидер төзи. Аның да алтын куллы ире эшкә аптырап тормый. Улы белән килене дә колхозны таратып оештырылган хуҗалыкта берсе – механизатор, икенчесе сыер савучы булып эшли. Кая да булса кубып чыгып китәргә җыенмыйлар.

Ә менә Фатыймага кыенракка туры килде шул: ире дә, кисәк кенә  авырып, бакыйлыкка күчте. Балалары да укырга дип киткән җирләреннән читтә урнашып гаилә кордылар. Улы Себердә үк, хәрби хезмәттә. Елга бер генә – ял вакытында гына кайтып китә. Туган-тумачасы да юк аның. Гаиләдә бер генә кыз үскән ул. Дөрес, икетуган сеңелләре бар. Элегрәк кайтып та йөрделәр, соңгы вакытта алары да күренми. Һәрвакыт тормыш  үзәгендә, кешеләр арасында кайнап яшәгән Фатыйма дөньясының шулай кисәк кенә үзгәрүен бик авыр кабул итте: үз эченә бикләнде. Күңел бушлыгын китап уку белән тутырырга тырышты. Ә китаплар күп иде аның  өендә. Аңа беркайчан да хыянәт итмәде ул. Әллә гомеренең соңгы көннәрендә  күңел юанычы булып шулар калыр дип уйладымы икән?! Кеше арасына да сирәк чыкты Фатыйма. Үз мәшәкатьләренә чумган  кешеләрне борчыйсы килмәгәндер, ахрысы. Дус-ишләре дә күп иде, югыйсә. Кемнең зарын кем тыңлый инде хәзер. Бигрәк ваемсызландык: биек коймалар корып куйдык та үз эчебезгә, үз дөньябызга кереп бикләндек. Үзе бик ярдәмчел иде бит мәрхүмә, йомышы төшкән беркемне дә кире бормады...

Ахирәтләр, башта көн саен күрешеп, бер-берсенең хәлләрен белешеп торды. Тора-бара күрешүләр кимеде. Әллә ара ераклыгын сәбәп иттеләр инде, әллә күңелләр ерагайды... Соңгы  тапкыр кайчан күрде соң әле ул Фатыйманы? Зәйтүнәләрдә авыз ачу мәҗлесендә бугай... Ике айга якын вакыт узган икән бит инде. Аштан соң озаклап сөйләшеп тора алмады ахирәтләр: яңгыры да ява, шәһәргә киткән җиреннән улы белән килене дә кайтып җитмәгән иде – өенә ашыкты Зәмирә. Хәл-әхвәл генә сораштылар да аерылыштылар. Шул вакытта ук ниндидер моң-сагыш күргән иде ул ахирәтенең күзләрендә. Ике-өч көн бу сагышлы күзләр күңеленнән китми йөрде аның. Ахирәте янына барырга көн саен ашкынды ул. Җитешә алмады шул, дөнья мәшәкате дип йөрде. Барысын да бер читкә куеп барган булсачы!..

Ахирәте яшәгән йортка юнәлде Зәмирә. Зур капка төбенә кадәр ачып куелган, кешеләр керәләр, чыгалар. Зәмирә дә үзенә ничә еллар таныш булган, элек киң итеп ачып кергән ишектән тартынып кына эчкә атлады. Өй эчендәгеләр белән күз карашы белән генә исәнләштеләр. Ак җәймәнең читен ачып Зәмирә ахирәтенең йөзенә карады: күзләр мәңгелеккә йомылган, иреннәр дә кысылган. Гел елмаеп, көлеп яшәгән дустына охшаган да, охшамаган да... Аяк астында нидер  кыштырдады. Иелеп алды, китап икән. Соңгы көннәрендә дә бердәнбер киңәшчесе булган, аңа хыянәт итмәгән якын дусты китап икән. Ачылып калган битләрендәге  шигырь  юлларына  күзе төште Зәмирәнең:

                            Югалттым мин юлда дусларымны,

                            Дошман булып кире кайттылар.

Нәрсә бу, Фатыйманың аңа әйтә алмыйча калган сүзләреме, әллә очраклы туры килү генәме?! Нәрсә генә булса да, Зәмирә моны аңлый алырлык хәлдә түгел иде. Болай да  тулып ташкан күңел буасы ерылды, ярларыннан ташыды: хатын, яшьләренә төелеп, өйдән чыгып йөгерде. Карчыкларның кайберләре аңлап, кайсылары, ни булганына төшенмичә, аның артыннан карап калдылар...

Розалия КӘРИМОВА.

Яңавыл.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев