Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белдерүләр

Пәйгамбәри зат

Язучы Галимҗан Гыйльманов бер очрашуда якташ язучыбыз Габдулла ага ГАЛИЕВны әнә шулай пәйгамбәри затка тиңләгән иде. Аны якыннан белгән һәркем моның белән килешми калмас, мөгаен. Габдулла аганың бөтен гомер юлы изге гамәлләр кылып, халыкка хезмәт итеп үтте. Яшь чакта авыл фельдшеры буларак, халык сәламәтлеге сагында торды, күпме кешеләрнең гомерләрен саклап...

Язучы Галимҗан Гыйльманов бер очрашуда якташ язучыбыз Габдулла ага ГАЛИЕВны әнә шулай пәйгамбәри затка тиңләгән иде. Аны якыннан белгән һәркем моның белән килешми калмас, мөгаен.
Габдулла аганың бөтен гомер юлы изге гамәлләр кылып, халыкка хезмәт итеп үтте. Яшь чакта авыл фельдшеры буларак, халык сәламәтлеге сагында торды, күпме кешеләрнең гомерләрен саклап калды. Пенсиягә чыккач имам буларак, Кырынды авылы кешеләре күңеленә иман нуры өләште, аларның җанын дәвалады. Ә каләме белән халыкка хезмәт итүе яшь чагыннан башланып бүгенгәчә дәвам итә. Яңа ел алдыннан Габдулла ага, редакциягә шалтыратып, шатлыгын уртаклашты. Татарстан китап нәшриятында аксакал язучыбызның ике мең тираж белән "Йөрәк ярасы" исемле саллы гына китабы дөнья күргән. Яңа китапка Габдулла аганың 3 повесте, 16 хикәясе, 3 юморескасы кергән. Бу китап язучыга 85 яшьлек олуг юбилее алдыннан зур бүләк булды.
Әйе, 85 яшенә җиткәндә дә Казаннан бик ерак бер авылда яшәп, китап нәшер итү бәхете бөтен каләм осталарына да елмаймый. Әле алай гынамы соң, Россиянең иң өлкән студенты буларак, Габдулла агабыз Алабуга дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлау алдында тора. Диплом эше язу мәшәкатьләре белән һәм дәүләт имтиханнарына әзерләнеп, мәш килеп йөргән көннәре әле. Күз генә тия күрмәсен үзенә.
Хөрмәтле өлкән дустыбыз Габдулла ага! Сезне юбилеегыз һәм китабыгыз дөнья күрү белән котлыйбыз. Ходай сәламәтлектән аермыйча, Сезне хөрмәт иткән татар халкын, райондашларыгызны киләчәктә дә бай эчтәлекле әсәрләрегез белән сөендереп торырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев