Шигъри күчтәнәч: “Җиләктә“
Әби белән икәүләшеп Киттек җиләк җыярга. Тамак кипсә аптырамыйм, Тотынамын кыярга.
Барып җиттек, әй җыябыз,
Чыдап черки явызга.
Әби җыя зур чиләккә,
Мин җыямын авызга.
Чиләк тулды, юлга чыктык,
Кайтабыз арып-талып.
Күтәреп булмагач эчне,
Кайтамын соңга калып.
Әбием үлчи җиләкне:
“Синеке кайда, улым?“
Мин оятсыз басып торам,
Корсакта ике кулым.
Нәсимә СИПОВА.
Иж-Бубый авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев