Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белдерүләр

Яктырды күңелләр

Ямьле яз килде дә  Яшәрде бу җирләр.  Изге ай туды да  Яктырды күңелләр. 



Бүгеннән 
һәр өйгә нур иңәр 
Һәм
керер"Бисмилла" 
Тәсбихлар тартылыр 
"Сө-бө-х-әә-нал-ла..." 


Һәр иртә мәчеттән 
Изге моң агылыр. 
Кешеләр җанына 
Игелек юл алыр... 


Исерекләр айнырлар, 
Кылынмас җинаять, 
Көтелгән изге ай 
Туды бит, ниһаять! 


Җәбер дә, золым да 
Вәхшилек кылынмас. 
Кылычлар кыннарда 
Җаннар да кыелмас. 


Сугышлар тукталыр 
Мөселман җирендә. 
"Ий. Аллаһ..., Ий, Аллаһ..." 
Кабатлар иреннәр... 


Булмастыр сүгенү 
Булмас һич гайбәт тә... 
Ий, Аллаһым, кабул кыл, 
Яшикче рәхәттә... 


Туды ул изге ай 
Хыялдай балкысын. 
Һәр җанны урасын 
Изге нур яктысы! 
Әмин! Әмин! Әмин! 
Әлфирә Низамова
.

Исәнбай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев