10 көн элек кенә армиядән кайткан 20 яшьлек егет юл фаҗигасендә һәлак булган
Хәзер ЮХИДИ хезмәткәрләре авариянең сәбәбен ачыклый
Башкортстанның Яңавыл районындагы коточкыч авариядә 20 яшьлек егетнең гомере өзелгән. ГорОбзор.ру язганча, әле күптән түгел генә армия сафларыннан кайткан булган ул. Бу хакта басма хәбәрчесенә егетнең танышы сөйләгән. Ханым әйтүенчә, һәлак булган егет – әйбәт гаиләдән.
“Мәктәптә улым белән бер сыйныфта укыды. Искиткеч әйбәт егет иде… Армиядән кайтканына 10 көнләп кенә әле: 27сендәме, 28ноябрьдәме кайтты. Улымнан 3 көн алда. Бик әйбәт гаиләдән: әтисе – нефтьче , ә әнисе балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли”, – дип сөйләгән хәбәрченең әңгәмәдәше.
7 декабрь көнне төнге сәгать 2дә Уфа-Яңавыл юлында “Урал” йөк машинасы “Богдан” җиңел автомобиле белән бәрелешкән. Хәзер ЮХИДИ хезмәткәрләре авариянең сәбәбен ачыклый. Юл фаҗигасендә җиңел машинаның 20 яшьлек ике пассажиры һәлак булган. Икесе бик нык имгәнгән.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев