Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

11 яшьлек кыз баланы ат таптаган

Балалар үзләре генә була

Иваново өлкәсендә 11 яшьлек кыз баланы ат таптаган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Иваново өлкәсе буенча тикшерү идарәсенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Кыз бала Вичуга шәһәрендә атлар секциясенең утарында була. Абзар шәхси эшмәкәрнеке. Бала биредә атта йөри. Ул атларны манежга алып чыгарга маташа. Шул чакта бер ат кисәк кенә кызга таба чабып килә һәм баланы аяктан ега. Аннары ат баланы таптый башлый. Бала бик җитди имгәнә. Авыр хәлдәге кызны хастаханәгә алып китәләр, диелә бу хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Иваново өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачылуын хәбәр итте. Тикшерү версиясе буенча, «Вичуга җитештерү — икенчел чималны эшкәртү» ҖЧҖ территориясендә ат утары ясаганнар. Биредә манеж бар, анда атта йөрү һәм тренировка буенча хезмәт күрсәтәләр, шул исәптән балигъ булмаган балалар да биредә шөгыльләнә.

Фаҗига вакытында балалар ат абзарында үзләре генә була, алар янында олы кешеләр булмый, диелә бу хәбәрдә.

Тикшерү барышында фаҗиганең барлык сәбәпләре һәм гаеплеләр ачыкланачак. Эше прокуратура контрольгә алган. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев