Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

14 яшьлек кызны мәктәпкә барганда үтергәннәр

7 класс укучысының мәете авыл читендә табыла

7 сентябрьдә Ростов өлкәсенең Красносулинский районында 7 класс укучысы югала. Берничә көннән соң аның мәете авыл читендә табыла, дип яза Интертат

Кыз әбисе һәм бабасы белән үскән. Авыр гаилә шартларында яшиләр – бабай параличланган була, акчалары җитми. Әнисе исә, иреннән аерылгач, кызын ташлый. Әтисе кайвакыт акча җибәргәләп торган. Кыз үзе бик тәрбияле була, яхшы укый. 

«КП-Ростов-на-Дону» язуынча, ул көнне кыз мәктәпкә китә, нәкъ менә шул көнне иртәрәк уяна. Мәктәпкә барып җитәр өчен, бер километр тирәсе кырдан барырга кирәк була. Әмма беркемнең дә моңа артык исе китми – авыл булгач, тыныч, дип яшиләр. Әмма кыз өенә әйләнеп кайтмый. Аның мәктәпкә барып та җитмәгәне ачыклана.

Ике көннән соң аның әйберләрен – ташландык шахта янындагы портфелен һәм аяк киемнәрен табып алалар. Кызның мәете исә ташландык шахта янында күмелгән була.

Җинаятьтә гаепләнүче – 34 яшьлек кеше кулга алына. Кызны үтергәннән соң, ул аның телефонын алган була – нәкъ менә шул телефон аркылы аны табалар да инде. Җинаятьче үзен тапмасларына ышанган була, һәм ул авылдан да китмәгән.

Ул көнне җинаятьче кызны күрә һәм артыннан машинасы белән китә. Ул аны алдаганмы, көчләп утыртканмы – анысы әлегә билгесез. Җинаятьче кызны кеше булмаган урынга алып килеп көчли һәм үтерә. «Хатыны да, балалары да юк, беркем дә аны белми», – дип сөйләгән авыл кешеләре.

«Мин аның өчен яшәдем. Беренче сентябрьдә салонга барып, каре итеп чәчен кистердек, аңа шулкадәр килешле иде, – дип сөйләгән кызның әтисе, елый-елый. – Ул дөньядагы иң яхшы бала иде. Безнең планнар зурдан иде. Күп нәрсә турында хыялландык. Ул миңа охшаган иде. Исемен дә мин сайлаган идем. Мин хәзер нишләргә икәнен белмим. Өйгә кайтсам, йөгереп килеп кочаклап алыр кебек», – дип сөйләгән ул.
Әти кеше мәктәпне гаепләгән. «Ул мәктәпкә килмәгәч, ник беркем дә шалтыратып белешмәгән? Без 12 сәгать югалттык», – дигән ул.

Фото: © Тикшерү комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев