Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

20 яшьлек кыз туган көненнән соң авариядә һәлак булган

Машинада студентлар булган

26 мартта Төмән-Боровский-Богандинский юлында, Боровский бистәсеннән чыгу юлында юл һәлакәте була. Бу турыда Төмән өлкәсе буенча ЮХИДИ хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, унынчы модельле «Лада» машинасын йөртүче светофорның кызыл төсенә хәрәкәт итә. Шул чакта ул туры юлдан бара торган Mercedes йөк машинасына бәрелә. Фура йөртүчесе авариядән качмакчы була, тик булдыра алмый. Аннары ул светофорны аудара.

Авария вакытында «Лада» салонындагы кыз һәлак була. Аңа бер көн алдан гына 20 яшь тулган булган. «Лада»ның 20 яшьлек йөртүчесе, 24 яшьлек пассажир егет, 19 яшьлек пассажир кыз җитди имгәнә. Аларны хастаханәгә озаталар.

25 март көнне алар Боровские бистәсендә мәрхүмә кызның туган көнен бәйрәм иткән. 26 мартта кире юлга чыкканнар. Егетләр һәм кызлар барысы да студентлар, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев