25 яшьлек кыз өшеп үлгән
Мәрхүмәнең шәхесе ачыкланган
Башкортстанның Күмертау шәһәрендә яшәүчеләр Көнчыгыш микрорайонында яшь кыз мәетен тапкан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Мәрхүмәнең шәхесе ачыкланган. Ул Ермолаево авылында яшәүче 25 яшьлек кыз булып чыккан. Бу турыңа «Күмертау вакыты» басмасы хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән хәбәр итте.
Кызның өс киемнәре була, ул ялангач түгел, курткасы якында гына ята. Кыйнау һәм көч кулланып үтерү билгеләре ачыкланмаган. Кыз салкында өшеп үлгән дип фаразлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев