Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Фаҗига

4 ай элек руль артына утырган 20 яшьлек кыз юл йөрү кагыйдәләрен 37 тапкыр бозган һәм авария ясаган

17 яшьлек пассажир кыз - хастаханәдә

Татарстанда җиңел машина юл кырыена төшеп киткән, 17 яшьлек пассажир кыз - хастаханәдә. Бу хакта Татар-информ яза.

Кичә Биектау районында 20 яшьлек кыз идарәсендәге Audi юл кырыена төшеп киткән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Якынча мәгълүматлар буенча, йөртүче тизлеген арттырган, шул сәбәпле, юл кырыена төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.

Чит ил машинасының 17 яшьлек пассажирын Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.

Машина йөртүче кыз руль артына 4 ай элек кенә утырган. Бу вакытта аны юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 37 тапкыр җаваплылыкка тартканнар. Шуның 32 тапкырында тизлекне арттырган өчен, диелгән хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев