40 яшьлек хатын шөпшә йоткан һәм үлгән
Хатын «ашыгыч ярдәм» килгәнче вафат булган
Саратовта яшәүче хатын шөпшә йоткан һәм вафат булган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Фаҗига 6 августта «Энергия» бакчачылык ширкәтендә булган. 40 яшьлек хатын авызына шөпшә очып кергән.
Төбәк буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, бөҗәк очраклы рәвештә кергән.
«40 яшьлек хатын очраклы рәвештә шөпшә йоткан. Моңа кадәр астма белән авыручы бу хатында анафликтик шок барлыкка килгән. Хатын «ашыгыч ярдәм» килгәнче вафат булган», – диелә ведомство хәбәрендә
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев