Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Фаҗига

45 яшьлек ир-ат канализация коесына төшеп һәлак булган

Ир канализация коесында эшләмәкче булган

Коткаручылар шундук гадәттән тыш хәл булган урынга килеп җиткән. Бер коткаручы сулыш аппараты белән кое төбенә төшкән. 45 яшьлек ир-атның мәете альпинист җайланмалары ярдәмендә кое төбеннән тартып чыгарылган.

Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, фаҗига булган урынга шәһәр прокуратурасы вәкиле килгән. Ирнең һәлак булуы сәбәпле тикшерү үткәрелә, фаҗиганең барлык нечкәлекләре ачыклана.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир канализация коесында эшләмәкче булган. Әмма, башы әйләнеп, коега егылган һәм һәлак булган.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев