Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Абыйсы вәхшиләрчә үтергән хатын йөкле булган

Фаҗига урынында пычак табылган

Мәскәү өлкәсендәге Котельники шәһәрендә яшәүче 40 яшьлек Л.А. Белая дача урамында һәлак булган. Аны үз абыйсы М.А.  вәхшиләрчә үтергән дип шикләнәләр. РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, Л. һәм аның ире алдагы көнне генә Л. бәби көтүен белеп алган.

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Җинаятьтә шикләнеп Л. 43 яшьлек абыйсын тоткарлаганнар инде. 

«18 мартта иртә белән Котельники шәһәрендәге күп катлы торак йорт ишегалдында 43 яшьлек ир-ат 40 яшьлек сеңлесенә пычак белән ташлана. Ир-ат хатын-кызның гәүдәсенең төрле урыннарына күп тапкыр пычак кадый. Яраланган хатын урында ук һәлак була», — дип хәбәр иткәннәр Тикшерү комитетында.

Фаҗига урынында пычак табылган. Хәзерге вакытта мәрхүмәнең туганнарын сораштыралар, экспертизалар билгеләнгән.

РЕН ТВ хәбәрчесе Л. үтерүнең шаһитлары, күршеләре белән очрашып сөйләшкән. Фаҗига якында урнашкан мәктәптә укучы бала каршында булган. «Мин мәктәп укучысы кычкырган тавышка йөгереп килдем. Шунда бардым. Карасам, анда бар җирдә кан», — ди канал әңгәмәдәше.

Л. һәм аның ире өч бала үстерә. Шулай итеп өч сабый ятим калган, карындагы бала һәм аның анасы һәлак булган, диелә хәбәрдә.

М. сак астына алу турында карар чыгардылар. "Сорау алганда гаепләнүче сеңлесен күптәнге гаилә низагы аркасында үтерүен әйтте", - дип сөйләгән Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ольга Врадий.

Бу кеше җинаять кылу турында бер ел чамасы план корып йөргән. Һөҗүм итәр алдыннан, ул берничә көн буена сөңлесе артыннан күзәткән. Якын арада аңа психолого-психиатрия экспертиза ясыйлар, диелә хәбәрдә. 

Чыганак: Интертат

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев