Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Җәй башыннан бирле Татарстан сулыкларында биш бала батып үлгән

Кешеләр суда күбесенчә җиһазландырылмаган урыннарда коенганда һәм суга егылып төшү нәтиҗәсендә һәлак була

Коену сезоны башланганнан бирле Татарстанда суда 58 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Барлыгы 49 кеше (шуларның бишесе – балалар) батып үлгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган атнада без 8 кешене, шул исәптән ике үсмерне югалттык. Кешеләр суда күбесенчә җиһазландырылмаган урыннарда коенганда һәм суга егылып төшү нәтиҗәсендә һәлак була. 39 кеше (шуларның 7се – балалар) - җиһазландырылмаган урыннарда су кергәндә, 17 кеше суга егылып төшү нәтиҗәсендә батып үлгән», - диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев