Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Аягына операция ясаткач, ике бала анасы үлгән

10 һәм 15 яшьлек ике кызы ятим калган

Түбән Тагил шәһәрендә яшәүче Марина исемле хатын аягына операция ясатканнан соң вафат булган. Ире Александр табибларны гаепле дип саный. Бу турыда Интертат яза.

2022 елның апрелендә 39 яшьлек Марина хастаханәгә мөрәҗәгать итә – диабет фонында аның аягында яралар барлыкка килгән. Өстәвенә, аның йөрәге белән дә проблемалар булган. Маринага җәрәхәтләрне чистарту өчен операция билгеләгәннәр, ләкин башка авыруларына игътибар итмәгәннәр. Операциядән соң икенче көн иртәсендә Марина үлгән.

Маринаның 10 һәм 15 яшьлек ике кызы ятим калган, кече кызы да инвалид. Хәзер аларны карашырга Маринаның анасы ярдәм итә. Александр үзе төзелештә прораб булып эшли.

«Маринага 7 яшь булганда «инсулинга бәйле диабет» диагнозы куялар. Ул гомере буе уколларда яшәде. Аның тахикардиясе (йөрәк тибеше еш) бар иде. Соңгы 2 елда сәламәтлеге какшады, күзе кисәк кенә начар күрә башлады, аягында яралар барлыкка килде, ул йөткергәләргә тотынды», – ди Александр.

2021 ел азагында Марина белән Александр ковид белән авырыйлар. Аннары Маринаны йөткерүе арта. Аңа йөрәк клапанын алмаштыруга операция билгелиләр.

«2022 елның март-апрелендә инсультка охшаш әйбер булды, «ашыгыч ярдәм» чакырдык, Маринаны хастаханәгә алып киттеләр, ковидтан дәваладылар. Үлгәннән соң белешмәне укыдым – симптомнары сепсиска туры килгән булган. Аны башка әйбердән дәвалаганнар», – ди Александр.

Маринаны хастаханәдән чыгаралар, тик аягында яралар төзәлми. Майлар белән дәвалаганнан соң ярты ел узгач, табиблар моның ярдәм итмәвен аңлый, аны шәһәр хастаханәсенә җибәрәләр.

Табиблар Маринаның аягын кисәргә җыенган. «Хастаханәдә ампутациягә әзерләнергә кушканнар. Ул миңа шалтыратып, елады. Аннары некротик тукымаларны чистартырга булганнар. Операция 4 майга билгеләнгән иде. Хатыным йөрәге белән проблемалар, диабеттан соң катлауланулар булуын әйткән. Ләкин аңа операция алдыннан эндокринолог та, диабетолог та чакырмаганнар», – ди тол калган ир.

5 майда Марина шалтыратуга җавап бирми, аны авыр хәлдә реанимациягә күчерүләр әйтәләр, көндезге 11дә Марина үлә.

Үлем турында белешмәдә үлем сәбәпләре дип сепсис, флегмона, гипертония һ.б. язылган. Александр исә, аның хәле йөрәк аркасында начарлангандыр, дип саный. Ул прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Аңа судка барырга киңәш иткәннәр. Хәзер ул юристлар белән эшли, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев