Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Альберт Нафиков турында: Җаны-тәне белән авыл диеп яшәде

43 яшьлек җитәкченең хатыны-тол, өч баласы ятим калды

Шимбә көнне Әгерҗе районының Кырынды авылы җирлеге башлыгы юл һәлакәтенә очрап, һәлак булды.

43 яшьлек җитәкченең хатыны-тол, өч баласы ятим калды. Газетага язмалар әзерләгәндә без Альберт Алмарис улы белән еш кына хәбәрләшә идек. Әлеге хәбәрне ишеткәч, җирле үзидарәгә шалтыратырга булдык.

– Бик тә кешелекле иде ул. Аның хакында үткән заманда сөйләшү дә кыен. Каядыр киткән генә төсле. Авыл советы башлыгы булып эшләгәненә сентябрьдә 2 ел буласы иде. Шушы кыска гына вакытта җаны-тәне белән авылы диеп яшәде. Кичә аны җирләгәндә җыелган кешене күрсәгез. Хөрмәт итүләрен шуннан аңларга була инде, — ди хезмәттәшләре.

Альберт Нәфыйковның ике игезәк кызы быел 9нчы сыйныфны тәмамлаган, улына  – 10 яшь. Әти җылысының, назының иң кирәк чагы.

ВТ” коллективы исә, мәрхүмнең гаиләсенең авыр кайгысын уртаклаша. Альберт Нәфыйковның урыны оҗмахта булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев