Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Әти-әнисе өйдә юк чакта ике сабый янып үлгән, өч баланы коткарганнар

5 бала ут тозагына эләккән

Ростов өлкәсендә янгында 2 бала һәлак булган, 3 баланы коткарганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте, дип яза Интертат.

Белокалитвинский районындагы Ленин авылында янгын 21 февральдә кич белән чыга. Өйдә 5 бала үзләре генә калган, әти-әнисе исә бу вакытта өйдә булмый.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ростов өлкәсе буенча баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 20.15 сәгатьтә өйгә ут каба. Биредә яшәүчеләр төтен күреп ала һәм янгын сүндерүчеләрне чакыра. Коткаручылар килгән чакта 49 квадрат метр чамасы мәйданда янгын котыра торган була.

5 бала ут тозагына эләгә. Янгын сүндерүчеләр 6 яшьлек кызны, 1 яшьлек малайны һәм бик кечкенә сабыйны коткара. Кызганычка, 2 һәм 5 яшьлек ике малай һәлак була. Ведомство белешмәсе буенча, янгын вакытында балаларның ата-анасы өйдә булмый.

Янгынны кичке 9лар тирәсендә сүндереп бетерәләр. Коткарылган сабыйларны хастаханәгә илтәләр. Аларның гомеренә куркыныч янамый. Янгын сәбәпләре ачыклана.

Төбәк прокуратурасы белешмәсе буенча, урынга Белокалитвинский районы прокуроры Роман Михайлов барган. Прокуратура тикшерү эшләрен башлаган.

Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан, диелә хәбәрдә.

Фото: rostov.sledcom.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев