Авариядә 2 айлык сабый үлгән
Фаҗига Башкортостанда булган
Кичә кичке бишләр тирәсендә Башкортостанның Дәүләкән шәһәре янында Чишмә — Кыргыз-Миякә юлының 64 нче чакрымында Мазда, КАМАЗ һәм Лада Лагус бәрелешкән. Ларгус җиңел машинасын йөртүче шунда ук һәлак булган. Бу хакта «Уфа.LIVE»ка сылтама белән Ватаным Татарстан яза.
Чит ил машинасы шоферын, хатынын һәм ике баласын авыр хәлдә хастаханәгә илтәләр. Кызганычка каршы, 2,5 ай гына булган кызлары хастаханәдә вафат булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев