Авариядән соң хатыны, кызы үлгән, бер кызы авыр хәлдә
Ир-ат өч бала белән тол калган
Новосибирск өлкәсендә авариядән соң күп балалы ир-ат тол калган. Аның хатыны хастаханәдә вафат булган, 2 яшьлек кызы урында ук үлгән, тагын бер кызы реанимациядә ята, тагын өч баласы исән-сау. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте, дип яза Татар-информ.
Искетимдә авария 9 ноябрьдә була. Әни кеше ике баласын юл аша алып чыга, аларның балалар бакчасына баруы була. Кисәк кенә Honda CR-V килеп чыга һәм балалар белән хатынны бәрдереп китә. Нәни кыз әнисенең кулында һәлак була. Аны узган атнада җомга көнне җирләгәннәр.
Әнисен һәм 4 яшьлек тагын бер кызны хастаханәгә китерәләр. Алар җитди имгәнгән. 12 ноябрьдә бу хатын аңына килмичә вафат була.
Табиблар фикеренчә, 4 яшьлек кызның исән калу ихтималы 20 процент чамасы. Шулай итеп Евгений исемле ир-ат өч кызы белән генә калган. 9 һәм 14 яшьлек кызлар әтиләре белән бергә яши.
Битараф булмаган кешеләр әлеге гаиләгә ярдәм җыя, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев