Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Авиаһәлакәттә исән калган парашютчы: Өстән кайнар керосин акты

Парашютчының күп җирдән сөякләре сынган, хәле бик авыр

 Минзәләдә самолетның ничек һәлакәткә очравы турында «Татар-инфор» агентлыгы чыганагына исән калган парашютчыларның берсе сөйләде.

«Ул самолетның койрык өлешендә утырган, бәрелгән вакытта аны салонның алгы өлешенә алып ташлаган, җимерелгән ишек астында калган. Өстән кайнар керосин аккан, аркасы бик нык пешкән», — дип сөйләде агентлык чыганагы.

Агентлык мәгълүматлары буенча, фаҗига урыныннан санавиация вертолеты белән Татарстан РКБсына китерелгән парашютчы турында сүз бара. Аның күп җирдән сөякләре сынган, хәле бик авыр, диелә хәбәрдә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев