Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Бала үлгәннән соң хастаханәдә тикшерү башланган

50 минут чамасы көтәргә туры килгән

Иркутск өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы Братск шәһәре хастаханәсендә бер бала үлгәннән соң тикшерү башлап җибәргән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Массакүләм мәгълүмат чараларында хәбәр ителгәнчә, 8 нче сыйныфта укучы кызга инсульт булган. Ашыгыч ярдәмне аңа 50 минут чамасы көтәргә туры килгән. Балада көзән җыерулар башланган, укшыткан, ахыр чиктә аңын җуйган. Кыз кома халәтендә хастаханәгә китерелгән. 15 көн буе аңсыз ятканнан соң вафат булган.

“Инсульт булган балага беренче булып бушаган “Ашыгыч ярдәм” җибәрелде. Хастаханәдә баланы җирле табиблар Иркутск шәһәре белгечләренең киңәш-тәкъдимнәре буенча дәвалады. Әмма медицинада бик сирәк очрак бу. Төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәт тикшерүен үткәрә, – диелә өлкәнең Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев