Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

«Бер ай комада ятты». Ире кыйнаган 23 яшьлек хатын вафат

Табиблар коткарып кала алмый

Татарстанның Чирмешән бистәсендә яшәүче Полина Р. вафат булды. Хатынны ире кыйнап имгәткән һәм ул бер ай комада яткан. Бу турыда Чистай район хастаханәсенә сылтама белән kazanfirst.ru хәбәр итте. 

Полина соңгы көннәрен шушы хастаханәдә уздырган. Аны бирегә апрель башында авыр хәлдә китерәләр. Соңрак ачыкланганча, ул бер ир-ат белән яши. Фаҗига булган көнне ир белән хатын көнчелек аркасында талаша башлый. Шул ук көнне ир исерә һәм хатынын вәхшиләрчә кыйнап ташлый. Бу хәлне Полинаның улы күреп тора.

Көнче ир хатынына шулкадәр каты итеп суга, 23 яшьлек хатынның эчке органнары имгәнеп бетә, бөерләре белән бавырына зур зыян килә. 

Хатын бер ай комада ята, кызганычка каршы, табиблар Полинаны коткарып кала алмый. 

Полинаны кыйнаган ир-атны тоткарлаганнар, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев