Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Бер ир-ат дус хатынын һәм ике иптәшен тереләй яндырып үтергән

Фаҗига шаһиты раслаганча, өйгә ут төртүче ир-ат мәрхүмнәргә ачулы булган

Приморье краенда 37 яшьлек ир-ат дус хатынын һәм ике иптәшен агач йортта яндырып үтергән, дип шикләнәләр. Кировский бистәсендә, янгыннан соң, ике ир-ат һәм бер хатын-кыз мәете табылган. Бу турыда РЕН ТВ каналы үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте, дип яза "Интертат".

30 августта бу кеше, иптәше белән бергәләп, Киров районына дусларына кунакка бара. Алар табын корып утыра. Шактый гына салып алганнан соң, өч кеше йоклап китә, кунаклар өйләренә кайтырга җыена.

Ике ир-ат та бинадан чыгып китә. Аларның берсе керә торган ишекне металл мичкә белән терәтеп калдыра, аннары бер чүпрәккә ут төртә һәм тәрәзә аша өй эченә ыргыта.

Фаҗига шаһиты раслаганча, өйгә ут төртүче ир-ат мәрхүмнәргә ачулы була. 

Җинаять кылганнан соң, бу ир-атлар өйләренә кайтып китә.

Мәетләр табылгач, тикшерүчеләр җинаять эше ача. Хәзер ут төртүчене эзлиләр, диелә хәбәрдә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев