Бер ир-ат квадроциклда баганага бәрелеп һәлак булган
Аның янында булган хатын-кызны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр
Татарстанның Балык Бистәсе районында җитди авария булган.
«Татар-информ» га шаһитлар сөйләвенчә, авария Степановка авылы янында булган. Квадроцикл йөртүче хәрәкәт вакытында идарәне югалтып баганага барып бәрелгән.
Авариянең шаһитлары әйтүенчә, һәлакәттә ир-ат һәлак булган. Аның янында булган хатын-кызны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев