Бер ир-ат туган көнендә машинасында шартлап үлгән
Ир машинаны җылытырга куйган, үзе салонда булган
Башкортостанның Стәрлетамак районы, Октябрьский авылында бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә «ГАЗель» шоферы һәлак булган. Бу хакта «Кызыл таң» яза.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир машинаны җылытырга куйган, үзе салонда булган. Шул мизгелдә машина шартлаган. «ГАЗель» машинасының газда эшләве билгеле.
Ир шунда ук үлгән. Бу көнне аның туган көне булуы да билгеле.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев