Берничә машина бәрелешкән, өч кеше үлгән
Җиңел машинаның ике пассажиры «ашыгыч ярдәм» килгәнче үк үлә
Башкортстанда берничә машина бәрелешкән, 3 кеше, шул исәптән 12 яшьлек малай һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
15 гыйнварда кичке дүртләр тирәсендә Салават районында Кропачево – Мәсәгут – Ачыт юлында «Газель» машинасы каршыга килә торган «Черри Вери» машинасына бәрелә. Аннары «Газель» туктап тора торган «Мерседес» машинасына килеп керә, «Черри» исә парковкада тора торган «Вольво»га бәрелә. «Вольво» урман ташый торган машина була.
Җиңел машинаның ике пассажиры «ашыгыч ярдәм» килгәнче үк үлә. Ике кешене, шул исәптән 12 яшьлек малайны хастаханәгә алып китәләр. «Газель» машинасын йөртүчегә урында ярдәм күрсәтәләр.
Соңрак билгеле булганча, хастаханәгә барышлый 12 яшьлек малай да үлә.
Чыганак: Интертат
Фото: Башкортстан буенча ЮХИДИ, https://www.bashinform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев