Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Бүген Түбән Камада гвардия сержанты Илнур Сибгатуллинны соңгы юлга озаталар

Татарстан егете махсус операция вакытында һәлак булды

Бүген Түбән Камада Илнур Сибгатуллинны соңгы юлга озаталар. Ул Украинадагы махсус хәрби операция вакытында 26 февральдә һәлак булган.

«Тантаналы митинг Җиңү монументы мәйданында уза, аннары зиратка (мөселман зиратындагы Геройлар Аллеясына) бару оештырыла. Хушлашу иртәнге унда башлана. Автобуслар биреләчәк», — дип хәбәр иттеләр агентлыкка Татарстанның Түбән Кама районы администрациясендә.

Гвардия сержанты Илнур Сибгатуллин 1991 елның 19 сентябрендә туа. 2008 елга кадәр Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясендә белем алып, шул ук елны Казан югары артиллерия команда училищесына укырга керә. Ике елдан соң аннан үз теләге белән чыгарыла.

2013 елның маенда контракт белән хәрби хезмәткә алына, документлар Түбән Кама хәрби комиссариаты аша рәсмиләштерелә. Хезмәт итү өчен Ульяновскидагы 73612 хәрби частькә җибәрелә.

Илнур Сибгатуллин өйләнгән, балалары юк.

Хәрби бурычын үтәгәндә Түбән Кама егете Илнур Сибгатуллин һәлак булу сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу белдерде, дип язган идек.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев