Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

«Бөтен авыл елый...»

Барысы да авария урынында үлә

Кичә Алтай краенда һәлак булган дүрт бала һәм аларның анасы истәлегенә Кош-Ашгач авылында матәм игълан ителгән. Фаҗига Полеводка авылы янында була. Биредә Honda Stepwgn автомобиле бензин ташый торган машинага бәрелә. Алар икесе дә бер юнәлештә бара, мөгаен, Honda Stepwgn бензовозны узарга маташкандыр. Бу турыда «Новости Горного Алтая» сайты хәбәр итте, дип яза Интертат.

Йөк машинасы белән авариядә дүрт бала һәлак булган, дип язган идек.

Минивэнда әни кеше һәм аның дүрт баласы була. Алар барысы да авария урынында үлә. Бензин ташый торган машина йөртүчесе имгәнә, аның тормышына куркыныч янамый.

Мәрхүм балаларның кечесенә 3 яшь, олы улына 16 яшь була, ул Барнаулда Олимпия резервы мәктәбендә укый.

«Авылыбыз зур түгел, күпләр бер-берсен белә. Бөтен кеше елый. Фаҗига… Бүген мәктәптә дә тынлык. Балалар борчыла. Сыйныфташлары елый», – ди мәктәп директоры Айжана Бокеева.

Гаилә турында бары яхшы сүзләр белән генә искә алалар. «Бик яхшы гаилә иде. Үрнәк, хезмәтчән, эш сөяләр. Әтиләре элек машина йөртүче булып эшләде, хәзер торак-коммуналь хезмәттә», – ди авылдашлары.

Фото: https://22.mchs.gov.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

2

2

1

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев