Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

“Бөтен өебез янып бетте, дога китаплары гына исән калды”

Газ котелы шартлаган

Яңа Чишмә районының Ак бүре авылында янгын чыгып, Гөлсирә Хәсәншина йортсыз калган. Ут газ шартлау аркасында чыккан.

Янгын кичке сәгать дүртләр тирәсендә чыккан. Бу вакытта Гөлсирә апа эштә булган, ул балалар бакчасында хезмәт куя икән.

– Әтием белән әнием аерылганнар иде, әни Рәшит абый белән яшәде. Янгын чыкканда, Рәшит абый үзе генә өйдә булган. Ис сизеп, котельныйга чыккан һәм ут чолгап алганын күргән. Шуннан тиз генә күршеләргә кереп хәбәр иткән. Янгын сүндерүчеләрне чакырганнар. Алар гараж, абзарларны, терлекне коткарып калган. Ә менә ут мунчага күчеп өлгергән булган, аның эчке ягын гына саклап кала алдылар. Иң гаҗәбе – өйдәге бөтен әйбер янып бетте, ә шкафтагы дини китаплар исән калган. Йортның документларын да әни шулар янына куйган булган. Алары да калган. Кырыйлары гына янган, эчләренә берни булмаган, – дип сөйләде Гөлсирә апаның кызы Гөлсирин.

Янгын булган урынны авыл халкы ярдәмендә чистартып куйганнар. Гөлсирә апа белән Рәшит абый авылдагы бер буш йортта яшәп торалар. Ул йорт авыл җитәкчесе туганнарыныкы икән.

– Әни исеменнән дә, үземнән дә авыл халкына, райондашларга, авылыбыз яшьләренә, авыл һәм район җитәкчелегенә рәхмәтләребезне җиткерәм. Ярдәм кулы сузучылар күп булды, – ди Гөлсирин.
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: 2202 2005 3101 0807 - Хуснудинова Гульсирень Джамилевна (Сбербанк) һәм аның телефон номеры: 89393717707.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев