Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Чит кеше баласын тәрәзәдән тотып аткан хатынның үз сабыеның язмышы билгеле

Сабыйны үз әтисе Миякә районына алып китәчәк

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге бала тудыру йортында палатадашының баласын тәрәзәдән тотып ыргыткан яшь әнинең үз нарасые әтисе белән яшәячәк. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Әлеге гаилә Миякә районында яши.

«Стәрлетамактагы 1 нче бала тудыру йортында яткан яшь әни А.ның гаиләсе профилактика системасы органнарында хисапта тормаган. Алар матди һәм башка ярдәмнән баш тартты. Нарасыйның рәсми вәкиле ата-ана булу хокукыннан мәхрүм ителмәгән дә, чикләнмәгән дә. Аның белән шәхси тәртиптә килешеп, баланы хастаханәдән чыгару мәсьәләсе хәл ителде. Опека органнары тарафыннан гамәлләр таләп ителми», — дип сөйләгәннәр Миякә районы администрациясендә.

Опека органнары бу очракны контрольдә тотачак һәм кирәк булган очракта гаилә төрле яклап ярдәм итәчәкләр. 

Баласын югалткан гаилә белән психологлар эшли. 

16 августта бала тудыру йортында ятучы 29 яшьлек хатын палатадашының баласын өченче кат тәрәзәсеннән ыргытты. Башкортстан буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, ике хатын да планлы бәбиләүгә килгән. 

«Аларның икесенә дә ике сәгать аерма белән кесарев кисеме ясалды. Аларның икесен дә гомуми палатага чыгардылар. 17.30 тирәсендә балаларны имезергә китерә башлыйлар. 29 яшьлек хатын кисәк кенә тора һәм палатадашының баласын алып тәрәзәдән ыргыта. Бала имгәнә һәм һәлак була», диелә.

Соңрак билгеле булганча, бу хатын «депрессия» диагнозы белән психоневрология диспансерында яткан булган. Хәзер аны ике айга сак астына алдылар. 

Чыганак: Интертат 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев