Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Давыл вакытында өстенә түбә төшкән бала вафат булган

20 июльдә 14 яшьлек кыз өстенә сәүдә үзәге түбәсе ишелеп төшкән

Башкортстанның Бишбүләк районы башлыгы Артур Зарипов 8 августта социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, 20 июльдә давыл вакытында имгәнгән 14 яшлек кыз бала вафат булган. «Башинформ» шул хакта хәбәр итте.

20 июльдә Бишбүләк авылының Җиңү урамында көчле җил вакытында сәүдә үзәге түбәсе ишелә. Бу вакытта 14 яшьлек кыз бала урамнан бара торган була. Түбә бала өстенә төшә. Имгәнгән кызны хастаханәгә китерәләр. Ул авыр хәлдә була.

Артур Зарипов мәрхүмә Настяның туганнарының кайгысын уртаклаша.

Башкортстан буенча Сәламәтлек саклау министрлыгында моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Настяның хәле бик катлаулы була. Аны Израиль табиблары, Леонид Рошаль клиникасы белгечләре карый.

Бәләбәй районара тикшерү бүлеге җинаять эше ачкан, диелә хәбәрдә. 

Чыганак: Интертат 

Фото: Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев